Рөстәм Миңнеханов: "Ак Барс" республикада хоккейны популярлаштыруга зур өлеш кертә

30.05.2018

Бүген Казан Кремлендә "Ак Барс" хоккей командасын 2018 елгы Гагарин Кубогын яулаулары хөрмәтенә котлау чарасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хоккей федерациясе рәисе Владислав Третьяк, Континенталь хоккей лигасы идарәсе рәисе - президенты Дмитрий Чернышенко, "Ак Барс" хоккей клубы прзиденты һәм Татарстан хоккей федерациясе президенты, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Ак Барс" чемпионатта көч куеп көрәштеләр, күпчелек матчларда җанатарларны сокландыра торган исктикеч уен техникасын күрсәттеләр. "Ак Барс" җиңүе - бөтен коллектив - уенчылар, тренерлар составы, белгечләр һәм башка хезмәткәрләр, клуб һәм Татарстан хоккей федерациясе җитәкчелеге, иганәчеләр һәм җанатарлар эше нәтиҗәсе ул", - диде Татарстан Президенты. 

Казан клубының казанышлары республикада хоккейны популярлаштыра, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. "Әлеге спорт белән утыз меңнән артык кеше шөгыльләнә. Балалар спорт мәктәпләрендәге 50 бүлеккә 9 мең бала һәм яшүсмер йөри. Республикада хоккей буенча 200ләп һәвәскәр командалар бар ,анда 2,5 мең спорт яратучы хоккей уйный". 

ТР Президенты сүзләренчә, республикада хоккей уйнау өчен бөтен шартлар бар. Татарстанда 40 боз сарае һәм 665 ачык шугалаклар бар. Мондый объектлар булу - балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен яхшы мөмкинлек, без бу эшне дәвам итәргә планлаштырабыз, диде ТР Президенты. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Континенталь хоккей лигасы чемпионнарына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән команданың баш тренеры Зиннәтулла Биләлтединов, "Ак Барс" капитаны Александр Свитов, һөҗүмчеләр - Александр Бурмистров, Стаислав Галиев, Данис Зарипов, Антон Ландер, ртем Лукоянов, Иржи Секач, сакчылар Альберт Гарипов һәм Андрей Марков, голкипер Эмиль Гарипов, шулай ук клубның техник директоры Игорь Смирнов, "Татнефть" ГАҖ финанслар идарәсе башлыгы Евгений Тихтуров, "Ак Барс" ХК директоры Шамил Хөснетдинов бүләкләнделәр. 

"Фидакяр хезмәте өчен" медален белән "Ак Барс" ХК директоры урынбасары Валентина Хафизова бүләкләнде. Татарстан Президенты Рәхмәте өлкән тренер Александр Смирнов, тренерлар Сергей Абрамов һәм Александр Завьяловка, генеральн менеджер Рафик Якубовка һәм башкаларга тапшырылды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.