Рөстәм Миңнеханов Armstrong World Industries компаниясенең Европа, Африка, Якын Көнчыгыш вице-президенты һәм генераль директоры Вилфред Миддл белән очрашты

29.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Armstrong World Industries компаниясенең Европа, Африка, Якын Көнчыгыш вице-президенты һәм генераль директоры Вилфред Миддл белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, Татарстан һәм Armstrong компаниясенең уңышлы хезмәттәшлек алып баруын билгеләде. 2013 елда "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә яңа производство нигезенә таш салынды. Ә 2015 елда ул эшли башлады. 

Бүген әлеге заманча производство һәм аның продукциясенә базарда ихтыяҗ бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, Armstrong компаниясе Татарстанда яңа эш урыннары тәэмин итә, төбәк икътисадына инвестицияләр кертә. 

Вилфред Миддл, үз чиратында, компания эшчәнлеге турында хәбәр итте. 

Шуннан яклар оператив мәсьәләләр турында сөйләштеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.