Татарстан Президенты һәм «Штадлер» компаниясе башлыгы «Алабуга» МИЗда булдылар

26.05.2018

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында «Штадлер» Швейцария компаниясе Директорлар советы рәисе Петер Шпулер «Алабуга» махсус икътисадый зонасына килде.

Кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.   

Stadler компаниясе – дөньяда тимер юл пассажир транспорты җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе, концернның штаб-квартирасы Швейцариядә.

Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петер Шпулер белән быел март аенда Женевага эш сәфәре барышында очрашкан иде. Рөстәм Миңнеханов Швейцария концерны башлыгын республика һәм аның инвестицион мөмкинлекләре белән танышу өчен Татарстанга чакырган иде. 

Бүген Петер Шпулер, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, «Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы чит ил резидентлары – Rockwool һәм Ford Sollers компанияләренең ике заводында булды. 

Швейцария делегациясе әгъзаларын тагын «Алабуга» МИЗдагы социаль инфраструктура кызыксындырды. Кунаклар Alabuga International School халыкара мәктәбендә булдылар. «Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев мәктәп үсешенең яңа концепциясе турында сөйләде.

Азакта Петер Шпулер һәм Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» административ-эшлекле үзәгендә булдылар, анда кунаклар өчен махсус икътисадый зонаны тәкъдир итү оештырылды.   

Петер Шпулер «Алабуга» МИЗдагы инфраструктураны югары бәяләде һәм,  Stadler компаниясе бу мәйданчыкта үзенең җитештерүен урнаштыру мөмкинлеген караячак, диде. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов, Татарстан җитәкчелеге инвесторга кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер, дип белдерде.


"Алабуга" МИЗ Матбугат хезмәте материаллары буенча.