Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Казан-Арена" стадионында узган "Рубин" белән "Уфа" футбол командалары арасындагы сынау (тест) матчында булды.
Казан командасы "Рубин"ның әлеге сезондагы соңгы матчы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан сынау булды. Стадиондагы һәм шәһәрдәге төрле хезмәт күрсәтүне оештыру дәрәҗәсе тикшерелде. Шул сәбәпле иҗтимагый транспорт маршрутлары үзгәртелде, автомобильләр узуга да чикләүләр булды.
Матч ахырында "Рубин" уенчысы Гекденик Караденизка "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшыру хәбәре игълан ителде. Искәртик, төрек футболчысы карьерасы тәмамлануы турында белдерде. Казан командасында ул 2008 елдан 300 матчта катнашкан.