Рөстәм Миңнеханов МГЕР федераль мәгариф форумында катнашучылар белән очрашты

19.04.2018

Бу көннәрдә Татарстанда «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» (МГЕР) бөтенроссия иҗтимагый оешмасының федераль мәгариф форумы уза, анда катнашучылар белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара «Зөя таулары» ял йорты комплексында барды.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, МГЕР форумында катнашу яшьләргә күп кешеләр белән танышырга һәм багланышлар урнаштырырга, файдалы белемнәр һәм күнекмәләр алырга, тәҗрибә тупларга ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.      

«Бу форумны кабул итү – безнең өчен олы мәртәбә. Бу – Татарстаннан булган хезмәттәшләребез өчен Россиянең башка төбәкләрендәге мәсьәләләр һәм бурычлар белән танышу өчен зур мөмкинлек. Безгә бер-беребезне аңлау һәм бер-беребездән өйрәнү гаять мөһим. Без һәрвакыт уңай тәҗрибә тупларга тырышабыз», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына үзенең хезмәт эшчәнлеге, карьерасының төп чорлары турында сөйләде.

«Бу бик яхшы мәктәп булды. Мин күп күнекмәләргә ия булдым. Сез, яшь, актив инициативалы егетләр һәм кызлар. Күбрәк укырга тырышыгыз, үзегезне төрле юнәлешләрдә сынап карагыз», - дип киңәш бирде ТР  Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәрвакыт ватанпәрвәр булып калырга, милли традицияләрне һәм мәдәниятне сакларга кирәк. «Безнең илнең көче – күптөрлелектә. Һәр төбәк үзенчә уникаль. Илебездә бик күп халыклар гомер итә. Үзебезнең милли традицияләребезне һәм гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, динебезне олылый белергә кирәк», - диде ул. 

Аннары форумда катнашучылар Рөстәм Миңнехановка сораулар бирделәр. Республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү, спорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре һәм башкалар күтәрелде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.