2018 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 57,7 млрд. сум тәшкил иткән

18.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2018 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.  

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә барлык мунициципаль районнар һәм шәһәр округлары катнашты.   

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2018 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 57,7 млрд. сум тәшкил иткән.

Республика бюджеты 47,7 млрд. сумга үтәлгән.

Җирле бюджетларның үз керемнәре 10,0 млрд. сум күләмендә мобилизацияләнгән.

Табышка салым Татарстан Республикасы бюджетына 24,2 млрд. сум күләмендә кергән (2017 елның 1 кварталында – 24,3 млрд. сум).

1 кварталда физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) республиканың берләштерелгән бюджетын 16,8 млрд. сум кергән.  

Җир салымы буенча 2,0 млрд. сум кергән.

Җыелма керемгә салымнар килере – 2,1 млрд. сум.

2018 елның беренче кварталында акцизлар килере – 6,6 млрд. сум.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр – 3,1 млрд. сум, республика бюджетына – 1,6, җирле бюджетларга – 1,5 млрд. сум.

Тулаем Татарстан салым һәм салым булмаган керемнәрне туплау буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында 5 нче урында.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 41,1 млрд. сум тәшкил итә. Республика бюджеты чыгымнары 32,1 млрд. сум күләмендә гамәлгә ашырылган, җирле бюджетлар – 16,6 млрд. сум

Бюджеттан тыш эшчәнлек буенча 2018 елның беренче кварталында  республика буйсынуындагы учреждениеләр түләүле хезмәт күрсәтүләрдән  1,9 млрд. сум күләмендә керем алган, муниципаль учреждениеләр – 814 млн. сум.

Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең салым ташламалары (салым чыгымнары) нәтиҗәлелеген бәяләү методикасын бюджет процессына кертү турында Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Бюджет сәясәте һәм стратегик планлаштыру департаменты директоры Владимир Цибанов сөйләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.