Рөстәм Миңнеханов 8 март - халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан федераль һәм республика матбугат чаралары вәкилләре белән очрашты

05.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә 8 март - халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан федераль һәм республика матбугат чараларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Cәфәров, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов катнаштылар. 

Чараны ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин алып барды. Ул, аерым алганда, ТР Президенты белән очрашуда катнашкан Алабуга шәһәренең 8 нче номерлы мәктәбе укучылары белән таныштырды - алар "Сигезенче мәктәп" яшүсмер журналистика студиясе активы.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлады һәм актуаль сорауларга җавап бирде. 

Ул телеграм-каналларка карата мөнәсәбәтен һәм аларның анонимлыгы турында фикерен белдерде. "Яратаммы аларны, юкмы - сорау башкада, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу безнең чынбарлыгыбыз, һәм без бүгенге каршылыкларга әзер булырга тиеш. Миңа күрсәтелә торган материалларны игътибар белән укыйм. Әмма аноним булса, кайчагында күп нәрсәләр дөрес булмый, кайсыдыр кешеләр ихтыяҗларын яклый. Әмма чынбарлыкка туры килгән әйберләр дә бар. 20-30 % хак вакыйгалар, калганы - заказ бирүче теләгәнчә бирелә".

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген, әлбәттә, конкурентлык булырга тиеш, "уңай вакыйгалар турында гына хәбәр итү дөрес түгел, андый чакта динамика, үсеш булмый". 

"Ләкин әйткән сүзе өчен кеше җаваплы булырга тиеш, - диде ТР Президенты. - Әлбәттә, һәркемнең үз роле. Җәмгыятьтә уңай персонажлар гына булмый ул, бәлки, шул ук санда тискәре персонажлар да булырга тиеш, баланс кирәк. Бу сине нидер эшләргә, хәл итәргә этәрә". 

Татарстан Президенты шулай ук ТР икътисад министры Артем Здуновны Дагыстан Премьер-министры итеп билгеләнүе турында да фикерен әйтте. «Здуновның Дагыстанга китүенә артык шатланмыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. -  Бу бик перспектив, актив министр. Мәскәү белән яхшы эшләде, кече һәм урта бизнес өлкәсендә кызыклы проектлары күп иде. Әмма РФ Президенты администрациясе кадрлар резервы турында уйлый, белгечләргә игътибар итә Безнең федераль кадрлар резервында шулай ук Тимур Нагуманов (эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил), Роман Шәйхетдинов (ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры), Носов ("Алабуга" МИЗ генераль директоры) та бар". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Дагыстан гади төбәк түгел, әмма аның үсешкә мөмкинлекләре бар. «Татарстан министрының анда эшләве республиканың потенциалы хакында сөйли. Без үзебезнең кадрлар белән горурланабыз», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр кимүе хакында сөйләшкәндә, Рөстәм Миңнеханов тиешле сыйфатта булмаган сөт продукциясен илгә кертүхне тыю темасын күтәрде. 

"Кайбер көйләүче органнар дөрес булмаган карар кабул итәләр - ниндидер продуктлар илгә кертергә рөхсәт бирәләр, бу очракта коры сөт - табигый сөткә бәяләр кими, - диде ул. - Мин коры сөткә каршы түгел, мин кешеләрне алдауга каршы. Күз алдына китерегез: гаять зур сөт заводы сөт сатып алмый башлый. Һәм әйтә: безнең коры сөтнең үзкыйммәте 11,-14 мең сум, ник мин сезнең сөтегезне алыйм. Ә коры сөт нәрсә ул? Ак порошок, аңардан сөтне тергезәләр, аны песиегез дә эчми! Һәм шул продуктны балалар, сәламәтлек системасы клиентлары булачак кешеләр ашый, аларны социаль учреждениеләрдә бирәләр". Рөстәм Минңеханов фикеренчә, сатып алучыны алдыйлар: ак май дип пальма маен сатканда, сөт продуктлары дип тергезелгән коры сөтне сатканда да. 

 "Без милләтебез сәламәтлеге турында сөйлибез, сәламәтлек саклау сыйфаты турында, һәм шул ук вакытта шундый зарарлы эш эшлибез!", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул ассызыклаганча, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын диярлек шәхси хуҗалыклар җитештерә. Бүген фермерларга ярдәм итәргә кирәк, сыйфатлы продуктлар җитештерүче кешеләргә ярдәм кулы сузарга кирәк. 

"Иң сыйфатлы продукт - фермер продукты, шәхси хуҗалыкта җитештерелгән продукт. Фермер үзенә дип яшелчә үстерә, терлек асрый. артыгын сата. Бу иң сыйфатлы продукт, һәм бәясе аның бераз артыграк була. Су, азык-төлек сыйфаты - кеше сәламәтлеге ул. Сәламәт яшәү - бик мөһим. Россия Президенты да гражданнарыбыз тормышы озынлыгын 80+ яшькә җиткерү бурычын куйды", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Башка регионнар тәҗрибәсен өйрәнү турында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һәр төбәкнең үз уңай тәҗрибәләре бар, үз үзенчәлекләре. Татарстан Президенты билгеләгәнчә, ул һәр төбәктән ниндидер яңа тәҗрибә өйрәнеп кайта. Күптән түгел Тувада булдык, дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов, без анда бик күп әһәмиятле һәм кызыклы нәрсә күрдек. Яисә Дагыстанны алыйк, дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов, - минем исем китте, безнең төбәк цифрлы, электрон дип уйлый идем, ә ничек аларда күп функцияле үзәкләр эшли, бездә андыйлар юк.

Шулай ук ТР Президенты сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар әзерләү турында да фикерен белдерде. Вузларны тәмамлаган белгечләрнең яртысы гына дәүләт учреждениеләренә бара. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге мәсьәлә дәүләт тарафыннан законнар белән көләнмәгән. Вуз тәмамлаучыны дәүләт учреждениесенә көчләп эшләтеп булмый. "Ничек эшли ул аннары, кешеләрне дәваларга теләге булмаса?", - диде ул. 

Күптән түгел министрлыкларга куелган яңа җитәкчеләр турында ул үзләрен уңай яктан гына күрсәткән чиновниклар дип әтте. 

Тагын бер актуаль мәсьәлә - авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү программасы. 

"Авария хәлендәге тораклар урынына яңалар төзелгән. Кешеләр бер яктан күчәргә тели, икенче яктан - бушка булуын телиләр, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Гражданнарның социаль ипотека, социаль найм буенча торак алу хокукы бар. Әйе, безнең килешмәгәнлек бар. Мин авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне аңлыйм, бәлки алар башкача булуын теләгәндер, әмма федераль закон бар, торак бәяләнә һәм компенчация түләнә. Әлеге процесслар гадәттә судлар аша бара. Бөтенесе закон кысаларында алып барыла. Күп кешенең торак шартларын яхшыртырга бөтенләй мөмкинлекләре юк. Чистайны карагыз әле - зур торак комплекслары төзелде. Без авария хәлендәге торактан кешеләрне күчерер өчен аларны төзедек". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.