Татарстан Республикасында 2018 елның капиталь ремонт программасында 995 күп фатирлы йорт катнаша

26.01.2018

Татарстан Республикасында 2018 елның капиталь ремонт программасында  43 муниципаль берәмлек (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт. 224 меңнән артык гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбассры Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2018 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 6 млрд. 76 млн. 348 мең сум күләмендә финанслана. Фонд  проект-смета документациясен әзерләү эшләрен үтәүгә 43 муниципаль берәмлекнең 17се буенча электрон аукцион уздыру процедурасын башлаган.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов күп фатирлы йортларга  капремонт эшләренә әзерлекне алданрак башларга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу эшләрнең барышын яхшырак планлаштырырга ярдәм итәчәк,   барлык кирәкле документацияне җыю вакытын кыскартачак. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төзелеш буенча башка республика программалары өчен дә барлык кирәкле документаль базаны да алданрак булдыру зарур.

Ирек Фәйзуллин бу җәһәттән хәбәр иткәнчә, 2019 елда гамәлгә ашырылулары каралган эшләр өчен барлык кирәкле процедураларга быел март аенда керешү күздә тотыла.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры башка программалар турында да сөйләде. Мәгариф объектларына (мәктәпләр, балалар бакчалары) капиталь ремонт исемлегенә 2018 елда 732,72 млн. сумга 28 гомуми белем оешмасы кергән. Бу 16 муниципаль мәктәп һәм 12 коррекцион мәктәп.

Моннан тыш, 85 мәктәпкәчә балалар оешмасына 1 млрд. 743,71 млн. сумлык ремонт ясалачак.

2018 елның 25 гыйнварына 16 муниципаль мәктәпнең 5сендә эшләр бара, 12 коррекцион мәктәпнең дә 5 сендә, 85 мәктәпкәчә балалар оешмасының 27 сендә.  

2018 елда республикада 14 балаларны савыктыру лагерена (112,0 млн. сум) капиталь ремонт, 6 балаларны савыктыру лагерен төзү (40,5 млн. сум) һәм  1 балаларны савыктыру лагерена реконструкция (40,0 млн. сум) карала. 25 гыйнварга эшләр 14 объектның 8ендә бара.

42 мәдәни объектны ремонтлау планлаштырыла. Программаны финанслау күләме – 342,975 млн. сум. 25 гыйнварга 42 объектның 16сында эшләр бара.

Республикада быел 28 яшүсмерләр клубына капиталь ремонт ясалачак, аларның матди базасы ныгытылачак. Финаслау күләме – 100,0 млн. сум. 25 гыйнварга 28 объектның 15ендә эшләр бара.

2018 елда муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының (Советларының) 38 бинасына – капиталь ремонт һәм 10 объектны төзү карала. Финаслау күләме – 100,0 млн. сум.

34 Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениесенә капремонт планлаштырыла. Финаслау күләме – 121,3 млн. сум.

Татарстан Республикасы муниципаль архивларына капиталь ремонт буенча программа дәвам итә. 19 муниципаль архивта ремонт каралган. Финанслау күләме – 50 млн. сум. 25 гыйнварга 19 объектның 4сендә эшләр бара.

Республикада яңа программа гамәлгә ашырылачак – Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарына капиталь ремонт һәм аларның матди базасын ныгыту. 6 бинага капремонт карала. Финанслау күләме – 88,41 млн. сум.

2018 елда 120 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капремонт каралган. Гомуми суммасы – 3 195,72 млн. сум.

Казанда – 338,027 млн. сумга 21 поликлиника бинасына. Чаллыда – 504,901 млн. сумга 15 бинага, Түбән Камада – 216,59 млн. сумга 6 бинага, Әлмәттә – 82,627 млн. сумга 4 бинага.

Республика мунициципаль районнарында 1 925,746 млн. сумга 74 поликлиника ремонтланачак.

25 гыйнварга 120 объектның 32сендә эшләр бара.

2018 елда Газлаштыру фонды биш программаны гамәлгә ашырырга җыена.  Бу шул исәптән «Татарстан Республикасы торак пунктларын су белән тәэмин итү» һәм «Сулар җибәрү системасын модернизацияләү» программалары буенча объектлар исемлеге расланган.  

Өч программа буенча объектларда тикшеренүләр, торглар өчен документация әзерләү эшләре бара. Болар: «Татарстан Республикасы торак пунктлары урамнарында яктыртуны торгызу», «Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» һәм «Җылытуның индивидуаль системаларына күчү, Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында БМК урнаштыру».

Ирек Фәйзуллин, Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада яңа ябык йөзү бассейннары һәм 5 универсаль спорт комплексы төзеләчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.