Казанга Дагстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев килде

13.12.2017

Казанга Дагстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

2017 елның 14 декабрендә Владимир Васильев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Очрашуда киләчәктә икътисади һәм сәүдә хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышу планлаштырыла.

Дагстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы “Медицина фәне үзәге “ / “Эйдос” төбәк инжениринг медицина симуляторлары үзәгендә, “Казан” агросәнәгать паркында һәм “Химград” технополисында булачак.

Моннан тыш, Владимир Васильев “ИТ-парк” технопаркында булачак, анда ул электрон рәвештә дәүләт хезмәте күрсәтү өлкәсендәге яңа мөмкинлекләр белән, башка электрон ресурслар үсеше белән танышачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.