Рөстәм Миңнеханов: Соңгы 7 ел эчендә Татарстанга $9 миллиард чит ил инвестицияләре җәлеп ителгән

23.11.2017

Татарстан Республикасы Австрия белән Россия-Австрия мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм үстерүгә юнәлгән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Австрия эшлекле советының пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казанда югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында узды. 

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, геополитик вәзгыять һәм санкцияләр Россия һәм, аерым алганда, Татарстан икътисадына билгеле бер дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый.   

«Барлык кыенлыкларга карамастан, безгә инвестицияләр килеп тора, чит ил бизнесы республикабызда үз эшчәнлеген дәвам итә», - диде ТР Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, республика быелны ҖТП 3-3,5%ка арту белән тәмамларга җыена.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан үзара файдалы хезмәттәшлек өчен ачык һәм инвесторлар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга омтыла. Татарстан Республикасы өч ел рәттән Россия төбәкләре арасында инвестицион климат торышы рейтингында алдынгы урында бара. 

«Чит илләр компанияләре Татарстан җирендә күптәннән һәм уңышлы эшлиләр, уңай һәм тискәре якларын беләләр, динамика күрәләр. Соңгы 7 ел эчендә Татарстанга $9 миллиардлап чит ил инвестицияләре җәлеп ителгән», - диде Татарстан Президенты. 

Республика «Винербергер», «Сваровски», «Ред Булл» һәм башка Австрия фирмалары белән актив хезмәттәшлек итә. «Без багланышлар өчен ачык һәм хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр табуга шат булачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Президенты барында КНИТУ-КАИ һәм AVL List GmbH арасында Хезмәттәшлек турында генераль килешү имзаланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.