Казан Кремлендә WorldSkills Abu Dhabi-2017 катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды

15.11.2017

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “WorldSkills Abu Dhabi-2017” 44 нче дөнья чемпионатында Татарстан катнашучыларын һәм призерларын котлады һәм лаеклы бүләкләрен тапшырды.

“Бүген безнең очрашу өчен бик әйбәт форсат. Узган дөнья беренчелегендә Россия гомумкоманда исәбендә баллар буенча беренче, медальләр буенча бишенче урынны яулады. 11 призлы медаль һәм 22 һөнәри осталык медальоны. Бу – бик лаеклы нәтиҗә, дип саныйм”, – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе җитәкчесе булып, үзенең дә бу көннәрдә Абу-Дабида эш комплексы һәм системасын өйрәнүен, Россия командасы өчен җан атуын, җиңүләргә шатлануын искә төшереп үтте.

“Безнең Татарстан вәкилләре “Суыткыч техникалары һәм кондиционлаштыру системасы ” компетенциясендә “алтын”, “Мобиль роботтехника” компетенцисендә “көмеш” яулады. Шулай ук “CAD - инженер дизайны” компетенциясендә медальле булдык. Билгеле, бу очраклылык билгесе түгел, тырыш, ныклы хезмәт нәтиҗәсе”, – диде ул катнашучыларның остазларына, укытучыларына, халыкара экспертларга, һәм, билгеле, WorldSkills Russia берлегенә рәхмәт җиткереп.

2019 елда 45 нче WorldSkills дөнья чемпионатында Татарстан Россияне тәкъдим итәчәк, биредә безнең катнашучылар да керәчәк, төп максат – Казанда узачак чемпионатта призлы урыннар яулау, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Чара бүләкләр тапшыру тантанасы белән төгәлләнде. Призерлар һәм аларның остазлары, экспертлар Татарстан Президенты Рәхмәтенә лаек булды.


"Татар-информ"