Алексей Песошин 2017-2018 елларга төбәкләрне җылыту чорына әзерләү буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

18.10.2017

Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашучылар бүген 2017-2018 елларга төбәкләрне җылыту чорына әзерләү буенча фикер алыштылар, ул видеоконференцэлемтә режимында узды.

Киңәшмәне федерациянең барлык субъектлары белән Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды.

Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.

Киңәшмәне ачып, Дмитрий Козак төбәкләр тарафыннан кышкы чорга әзерләнү буенча күрелгән чаралар нәтиҗәле булды, дип белдерде. 2016 ел нәтиҗәләре буенча ТКХ объектларында аварияләр саны кими, гомумән уңай якка үзгәреш күзәтелә. Ләкин, шул ук вакытта, кайбер төбәкләрдә кимчелекләр ачыкланган.

Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары бу төбәкләрнең җитәкчеләренә җылыту чорына кагылышлы мәьәләләрне шәхси күзәтүгә алырга кушты.

Дмитрий Козак тагын бер мәсьәләгә тукталды – ТКХ предприятиеләренең энергоресурслар өчен бурычлары. Ул бурычлары булган субъектларның башлыкларына бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә һәм бурычларны түләү графигын эшләргә чакырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.