Рөстәм Миңнеханов: «Төркиләр алтыны» форумы яшь төркиләр бергәлеге өчен нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде

09.10.2017

«Төркиләр алтыны» форумы яшь төркиләр бергәлеге өчен нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төркиләр алтыны» II бөтенроссия яшьләр форумын ябу тантанасында хәбәр итте.      

Чара бүген Казан Ратушасында узды. Тантанада Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхеразыев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.    

«Мондый масштаблы форум Татарстанда узганга без бик шатбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү телмәрендә. – Тарихи яктан шулай килә: Идел белән Урал арасында күп халыкларның вәкилләре яши. Төрле мәдәниятләрнең һәм төрле диннәрнең үзара хезмәттәшлеге – безнең үзенчәлекләребезнең берсе. Нәкъ менә шул милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрнең үсешен билгели дә инде».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда бөтен дөньяга мәгълүм рухи һәм матди мирас объектлары урнашкан. ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан Кремле, Свияжск утрау-шәһәренең Успенье соборы һәм Борынгы Болгар керде. Татарстанның бай тарихи үткәне Идел буе болгарларының борынгы цивилизациясенә бәйле, диде Татарстан Республикасы Президенты, Көнчыгыш белән Көнбатышны бәйләүче Бөек Идел юлы Идел Болгарының, шуннан соң Казан ханлыгының икътисадый үсешенә һәм мәдәни баюына ярдәм иткән. 

«Һәр дәвер безнең туган җиребезне данлаучы һәм барлык төрки дөньясы үсешенә өлеш керткән даһиларны: төзелеш осталары һәм төзүчеләр, язучылар һәм галимнәр, рәссамнар һәм һөнәрчеләр бүләк иткән. Безнең халык үсешенә татар дин галимнәре дә зур өлеш керткән. Безгә билгеле булган 30 меңләп хезмәт барлык Ислам дөньясы байлыгына әверелгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Ул искәртеп узганча, быел Россия Президенты Владимир Путин ярдәмендә торгызылган Болгар ислам академиясе илнең алдынгы рухи фәнни-мәгариф үзәге дип таныла бара.  

Татар әдәбиятының да меңьеллык тарихы бар, диде Рөстәм Миңнеханов, Аның сүзләренчә, төрки халыклар арасында Габдулла Тукай иҗаты күпләргә таныш. 

«Без республикабыз һәм илебез тарихы белән горурланабыз, киләчәкне корабыз. Аның ничек булачагы асылда сезгә бәйле. Татарстанда яшьләргә, аларның интеллектуаль үсешенә, шул исәптән мәдәни үсешенә, патриотик тәрбиясенә, сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә», - диде ул. 

Татарстан – Россиядә иң эре фән-мәгариф һәм студентлар үзәкләренең берсе, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Республикада төрле яшьләр оешмалары актив эшләп килә: Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе, «Сәләт» хәрәкәте, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, «Идел» яшьләр үзәге, Иҗат яшьләре академиясе һәм башкалар. Татарстанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Казан яшь эшкуарлары форумы, төрки халыкларының «Нәүрүз» халыкара театр фестивале уза. Татарстан Президенты фикеренчә, «Төркиләр алтыны» форумы да шулар арасында үз урынын тапты.

«Форум яшь төркиләр бергәлекләре өчен нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде, ә анда катнашучылар файдалы тәҗрибә алгандыр һәм фикер алмашкандыр, дип ышанам. Һичшиксез, сезнең һәрберегез үз халкы һәм илебез үсеше өчен күп нәрсәләр башкара аласыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Форум Казанда 2017 елның 5-9 октябрендә узды. Анда Россиянең 15 төбәгеннән 150 кеше катнашты.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.