Үзбәкстан Премьер-министры: Без Татарстанны Россиянең икътисадый яктан иң үскән төбәге буларак беләбез

25.09.2017

Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара Татарстан делегациясенең Ташкентка эш сәфәре кысаларында узды. 

Үзбәкстан Премьер-министры сәламләү сүзендә икәрткәнчә, ул быел май аенда Казанда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашты. Ул Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык өчен рәхмәт әйтте. 

Абдулла Арипов билгеләгәнчә, Россия һәм Үзбәкстан башлыклары арасында ышанычлы элемтәләр булу алга таба төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен ныклы нигез булып тора. 

"Без Татарстанны, Россия Федерациясендә ышанычлы партнер итеп күрәбез һәм алга таба сәүдә-икътисадый, фәнни-техик, мәдәни багланышларны дәвам итәргә телибез. Сезнең республика Россиянең икътисадый яктан иң үскән төбәләренең берсе. Безнең эшлекле даирәләр вәкилләре күп өлкәләрдә элемтәләр урнаштырыр дип өметләнәм", - диде Абдулла Арипов. 

Аның сүзләренчә, Үзбәкстан предприятиеләре Татарстанга заманча җиңел машиналар, текстиль, тиредән продукция һәм аяк киеме, электрик һәм мехник җиһазлар, төзелеш материаллары, азык-төлек китерә ала. "Без үз чиратыбызда Татарстаннан электр техникасы, нефть химиясе, агач, кәгазь, фармацевтика, медицина техникасы һәм башка продукция алырга әзер. Үзбәкстан һәм Татарстан предприятиеләре һәм сәүдә челтәрләре арасында дәвамлы партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга тәкъдим итәбез", - диде Абдулла Арипов. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлеккә күрсәткән игътибары өчен Абдулла Ариповка рәхмәт әйтте. Ул, Татарстан делегациясе визиты алга таба сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләр үсүгә этәргеч бирер, дип ышануын белдерде. 

Шулай ук әңгәмә барышында икътисадый яктан нефть химиясе, машина төзелеше, азык-төлек сәнәгате, туризм һәм мәгарифтә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.

Ахырда Абдулла Арипов һәм Рөстәм Миңнеханов барында Үзбәкстан белән Татарстанның эре сәнәгать һәм энергетика компанияләре арасында хезмәттәшлек турында биш меморандум имзаланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев