ТР Премьер-министры Алексей Песошин халыкара Арбузов премиясен тапшыру тантанасында катнашты

18.09.2017

Бүген РФАнең Казан фәнни үзәгендә органик химия буенча XX яшьләр мәктәп-конференциясе кысаларында фосфор-органик химия өлкәсендә халыкара Арбузов премиясен тапшыру тантанасы узды. Бүләкне Регенсбург университеты (Германия) профессоры Манфред Шеерга ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Казан үзендә өченче тапкыр, Россиядә 1998 елдан уздырыла торган, органик химия буенча XX яшьләр мәктәп-конференциясен кабул итә. Искә төшерәбез, фосфор-органик химия өлкәсендә халыкара Арбузов премиясе Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан 1997 елның 11 июлендә, химия мәктәбен нигезләүче Александр Арбузовның 120 яшьлек юбилее хөрмәтенә булдырылган иде. Быел да конференция А.Арбузовның 140 яшьлек юбилеена багышлана.

“Фосфор-органик химия өлкәсендә халыкара Арбузов премиясен булдыруның төп идеясе булып химия фәненең киләчәктәге үсешен популярлаштыру, галимнәрне химия өлкәсендәге уйлап табулары һәм алдынгы фәнни хезмәтләре өчен бүләкләү”, - дип билгеләде Алексей Песошин.

“Казан XIX гасыр уртасында фәнни мәктәп барлыкка килгән тарихи әһәмиятле шәһәр булып тора. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы фәнни оешмаларның гомуми саны буенча Россиядә алдынгы урыннарның берсен били. Татарстанның күп сандагы фәнни-тикшеренү оешмаларында 20 меңнән артык фәнни хезмәткәр эшли”, -дип өстәде ул.

Манфред Шеер Регенсбург университетының Нәорганик химия институтында 2004 елдан химия профессоры. Ул дөньяда фосфор химиясе өлкәсендәге белгеч буларак билгеле, 500дән артык фәнни эш авторы. 

 


“Татар-Информ” МА материаллары буенча