ТР Премьер-министры: Татарстан нефтьчеләре горизонталь бораулау технологияләрен актив үстерәләр һәм гамәлгә кертәләр

06.09.2017

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнашты. Бу чара “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында  Татарстан нефть-газ химиясе форумы - 2017 кысаларында узды.

Утырышның модераторы ТР вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, конференциядә дөньяның 7 иле һәм Россиянең 12 төбәгеннән 400дән артык кеше катнаша.

Алексей Песошин үзенең чыгышында билгеләгәнчә, Казан бу көннәрдә Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре һәм геологларының очрашу урынына әверелгән.

“Конференциядә катнашучыларның докладларында фундаменталь тикшеренүләрнең нәтиҗәләре, нефть чыганакларын эшкәртү һәм нефть бирүчәнлекне арттыруга караган  технологияләрне үстерү буенча тәкъдимнәр күрсәтелгән”, - диде ул.

ТР Премьер-министры белдергәнчә, конференция күренекле галим-нефтьче, горизонталь-тармакланган скважиналарны бораулау технологияләрен нигезләүче Александр Григорян истәлегенә багышлана.

”Ул эшләгән горизонталь бораулау технологиясе беренче тапкыр Татарстан һәм Башкортстан нефть чыганакларында узган гасырның 60-70нче елларында гамәлгә кертелә. Алга таба бу технология ярдәмендә дөньяның нефть сәнәгатендә диңгездәге һәм вертикаль бораулау өчен авыр булган чыганакларны эшкәртү башлана”, - дип өстәде ул.

Утырыш барышында Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, IFP Technologies (Канада) компаниясе вәкиле Эрик Деламайд доклад ясады.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.