Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Болгар ислам академиясен ачуда катнаштылар

04.09.2017

Бүген Татарстанның Спас районында Болгар ислам академиясен ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төрле дини конфессияләр вәкилләре, башка рәсми затлар катнашты. 

Башта Рөстәм Миңнеханов, Михаил Бабич һәм башка мәртәбәле кунаклар  «Кол Гали» кунакханә комплексын карап чыктылар һәм төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар. Искәртәбез, объект 2015 елда төзелә башлаган. Комплекс Болгар шәһәренең тарихи валыннан читтә Идел ярында урнашкан. Кунакханә 300гә кадәр кешене кабул итә алачак. 

Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, бүген объектта  вентиляция системасы кору, янәшәдәге территорияне төзекләндерү, килү юлларын салу, ачык бассейнны кору, канализация системаларын монтажлау эшләре, гомуми эчке эшләр бара. Төзелеш 2018 елга тәмамланырга тиеш. 

Аннары Болгар ислам академиясе бинасы каршында мәгариф учреждениесен ачу тантанасы узды. Иң беренче итеп Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич сүз алды. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү телеграммасын укыды. 

Чыгышында Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, академия булдыру ислам белем бирү системасының өч баскычын тулаем формалаштырырга ярдәм итә: мәдрәсә - югары уку йорты- академия. Әлегә кадәр илебездә мондый тулы система юк иде. Хәзер исә, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле сүзләренчә, Россия мөселманнары чит илләргә бармыйча да тулы белем ала алаячаклар.   

«Академияне ачу ислам урта һәм югары белеменең бердәм стандартларын формалаштыруга уңай йогынты ясаячак, - диде Михаил Бабич. – Академиянең төп бурычларыннан берсе – гомумроссия ислам дине гыйлеме мәйданчыгы булдыру». 

Танатанада катнашучыларны Изге Болгар җирендә сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга   академияне булдыруда төрле яклап күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениесен ачу Корбан гаетен бәйрәм итү көннәрендә уза һәм барысын да бәйрәм белән котлады.    

«Академияне ачу - Татарстан өчен дә, тулаем Россия өчен дә, шулай ук бөтен мөселман дөньясы өчен дә тарихи вакыйга. Монда, Болгар җирендә, 11 гасырга якын элек ата-бабаларыбыз ислам кабул иткән. Шул дәвер эчендә халкыбыз, Аллаһка иманлы булып һәм гореф-гадәтләргә тугры калып, данлыклы һәм катлаулы юл узган. Күп гасырлар буена Болгар мәшһүр дин галимнәре урыны булган. Аның үзәгендә Ислам академиясе ачып, без элеккеге шанлы бөеклекне яңартабыз», - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, академия бинасы мөмкин кадәр кыска срокларда төзелде. Үткән елның маенда беренче нигез ташы салынса, бүген исә ул беренче укучыларын кабул итә. «Шуңа бәйле рәвештә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка, хәйриячеләргә һәм бу олы эшкә өлеш керткән һәр кешегә аерым рәхмәтләребезне җиткерәсем килә. Проектны финанслашуда актив катнашкан Алишер Усмановка да олы рәхмәтләребез», - диде ТР Президенты. 

«Ышанам, Болгар академиясе иң алдынгы фәнни-мәгариф һәм рухи-мәгърифәт үзәкләренең, шулай ук традицион ислам кыйммәтләрен ныклы һәм эзлекле таратучыларның берсенә әверелер», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Россия мөселманнары өчен Борынгы Болгар изге урын булып тора, диде  Минтимер Шәймиев, бу – хәзерге Россия Федерациясе территориясендә исламны ирекле рәвештә кабул иткән урын. Болгар һәрвакыт күренекле галимнәрне үзенә җәлеп итеп торды һәм классик Хәнәфи мәзхәбенең танылган дин гыйлеме үзәге, шулай ук Каһирә, Истанбул, Баһдад, Сәмәрканд белән беррәттән үз заманының танылган интеллектуаль үзәкләреннән берсе булды. 

«Болгар ислам академиясе мөселман җәмгыятенең бердәмлеген, илебездә тынычлык һәм татулык сакларга, ата-бабаларыбызның бай дини гыйлемен һәм рухи гореф-гадәтләрен торгызырга тиеш булачак. Монда илебез мөселманнары җәмгыятенең интеллектуаль элитасы: ислам гыйлеме магистрлары һәм докторлары әзерләнәчәк», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе.  

Аннары Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов чыгыш ясады.       

Шулай ук тантана кысаларында Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка «Төньяк Кавказ дини җәмгыяте алдындагы казанышлары» орденын тапшырды. 

Төзүчеләр мәгариф учреждениесе җитәкчелегенә тантаналы рәвештә символик ачкыч тапшырганнан соң чарада катнашучылар академиянең актлар залына керделәр. Монда Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин яңа уку йортының белем бирү системасы һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.