Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар – 2022» ралли-марафонында чираттагы соклангыч, ышанычлы һәм лаеклы җиңүләре белән котлады. Ул ассызыклаганча, җиңүчеләрнең 19 нчы титулына аларның югары спорт осталыгы, көйле команда рухы һәм җиңүгә омтылыш китерде.
Бүген Казан Кремлендә «Дакар-2022» ралли-марафонында җиңүче «КАМАЗ-мастер» командасын хөрмәтләү тантанасы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Bertsch (Австрия) холдингы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашыруда, терлекчелек продукциясен эшкәртү, шулай ук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.