Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2022
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
21 2022 ел., җомга

Ләйлә Фазлыева Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

Мәдәниятне үстерү – Татарстанда өстенлекле юнәлеш, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча иң мөһим ресурсларның берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде.

Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Аның эшендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Россия Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы агломерацияләрен социаль-икътисадый үстерү проблемалары һәм перспективалары» стратегик сессиясендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татарстан Республикасы агломерацияләрен социаль-икътисадый үстерү проблемалары һәм перспективалары» стратегик сессиясе («түгәрәк өстәл») узды.

Кара-каршы форматта да, шулай ук видеоконференцэлемтә аша узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


Минтимер Шәймиев Олег Матыцин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. 


Рөстәм Миңнеханов РФ Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Алексей Кудрин Казанга эш визиты белән килде.


Минтимер Шәймиев исеменә 85 яшь тулу уңаеннан котлаулар килү дәвам итә

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменә 85 яшь тулу уңаеннан котлаулар килүен дәвам итә.