Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2021
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
09 2021 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм рәвештә агач утырттылар. Республиканың төрле урыннарында 20 меңнән артык волонтер 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн үсенте утыртты.

Үзәк чара Казанда Балалар Республика клиник хастаханәсе территориясендә узды. Биредә пандемия чорында фидакарь хезмәт куйган табиблар хөрмәтенә 300 чыршы һәм нарат утыртылды. Агачларны волонтерлар белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова утыртты.


Татарстанда яңа шартнамәләр төзү хисабына дәүләт милкен арендага бирүдән кергән табыш ике тапкыр арткан

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын тулыландыру, аренда түләүләре һәм күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча бурычларны киметү эше турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин: Татарстанда социаль һәм мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру тәмамланып килә

Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру тәмамланып килә. Аларга 3,5 мең объект кертелгән, агымдагы елның программа чараларының финанс күләме 23 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.