Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2021
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
07 2021 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть» ГАҖнең «Цифергауз» цифрлы трансформация үзәгендә булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть» ГАҖнең «Цифергауз» цифрлы трансформация үзәгендә булды.

Цифрлы трансформация үзәге «Газпром нефть» нең 300дән артык хезмәткәрен берләштерә.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама белән 2021 елның 8 октябрендә мөрәҗәгать итәчәк

Иртәгә, 2021 елның 8 октябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

 Чара С. Сәйдәш ис. ДЗКЗда (Казан) узачак.


Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара газ форумының пленар утырышында чыгыш ясады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара газ форумы (2021 елның 5-8 октябре) кысаларында «Россия төбәкләрнең тотрыклы үсеше өчен табигый газ-мотор ягулыгы» пленар утырышында чыгыш ясады.

Пленар утырыш «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе В.А. Зубков җитәкчелегендә узды.


Рөстәм Миңнеханов Петербург газ форумында «Чайка СПГ» пассажирлар судносына ачкычлар һәм документлар тапшыруда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чайка СПГ» пассажирлар судносына ачкычлар һәм документлар тапшыру тантанасында катнашты.

«Ак Барс» холдингы компаниясе» акционерлык җәмгыяте һәм «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте арасында «Чайка-СПГ» судносын тапшыру турындагы килешүгә кул куелды. Алга таба «Чайка-СПГ» судносын «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте һәм «Газпром СПГ технологии» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте арасында тапшыру турында килешү имзаланды.


Петербург халыкара газ форумында Иннополис эшләре тәкъдим ителде

Бүген Петербург халыкара газ форумында оештырылган күргәзмә кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополис университеты тарафыннан эшләнгән  нәтиҗәләрне “Газрпром” ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютинга һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итте.


Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара газ форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X Петербург халыкара газ форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Чара төньяк башкалада 5-8 октябрьдә уза.