Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2021
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
06 2021 ел., чәршәмбе

Роман Шәйхетдинов Петербург газ форумы кысаларында эшлекле очрашулар уздырды

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Петербург халыкара газ форумы кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды, форум 5-8 октябрьдә Санкт-Петербургта уза.


Роман Шәйхетдинов Петербург газ форумында нефть-газ тармагы өчен Иннополисның инновацион проектлары турында сөйләде

5-8 октябрьдә Санкт-Петербургта X Петербург халыкара газ форумы уза, ул газ индустриясенең иң абруйлы бизнес-вакыйгаларының берсе. Форум кысаларында “Виртуаль мәгълүмат  платформасы #АчыкФән #OpenScience” лекториясендә ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов нефть-газ тармагы өчен Иннополисның инновацион проектларын тәкъдим итте.


Рөстәм Миңнеханов: Рейтингта яхшы позициягә ирешү - үзмаксат түгел. Бу, барыннан да элек, инвестицияләр җәлеп итү

Татарстан Республикасы инвестицион климатны яхшырту буенча актив эшне дәвам итәчәк. Бу ресурслар, финанслар таләп итә, без әзер, дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышында.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Чарада "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКБО генераль директоры Светлана Чупшева катнашты. Утырышка видеоконференция режимында республика муниципалитетлары башлыклары да кушылды.


Алексей Песошин Татарстан икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды

Алексей Песошин бүген Татарстан икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” АКБО генераль директоры Светлана Чупшева, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.


Рөстәм Миңнеханов "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКБО генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО генераль директоры Светлана Чупшева инвестицион климатны яхшырту һәм эшкуарлыкка ярдәм итү өлкәсендә алга таба адымнар турында фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.