Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2021
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
04 2021 ел., дүшәмбе

Айдар Метшин РФ Дәүләт думасына депутат булып сайлану сәбәпле үзенең Түбән Кама районы башлыгы вәкаләтләрен туктатты

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин РФ Дәүләт думасына депутат булып сайлану сәбәпле үзенең муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләрен туктатты.

Бү хакта бүген ул Түбән Кама муниципаль районы Советы һәм Түбән Кама шәһәре Советының чираттагы утырышында хәбәр итте.


Депутатлар Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинның вазифаларыннан китүне кабул иттеләр

Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районы Советының чираттагы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


Роман Шәйхетдинов:”Иннополис университеты 2021 елда 5 мең дәүләт хезмәткәрен CDO программасы буенча укытачак”

Бүген Иннополис университетында өстәмә һөнәри укыту буенча “Мәгълүматларга нигезләнгән идарә” (CDO) программасы башланды, аның кысаларында 5 мең дәүләт хезмәткәре һәм Россия компанияләре хезмәткәрләре укытылачак.

“Цифрлы икътисад өчен кадрлар” федераль проекты кысаларында гамәлгә кертелүче белем бирү программасы ачылышында видеоэлемтә режимында ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.


Рөстәм Миңнеханов: Наркотиклар таралу масштабы бөтен җәмгыять өчен зур куркыныч тудыра

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Утырышка видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды. Көн тәртибендә «Наркология хезмәте эшен оештыру һәм наркотиклардан үлемгә киттергән агуланулар мониторингы нәтиҗәләре турында», «Яшьләр арасында профилактик эшнең торышы һәм наркотикларга каршы юнәлештә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында», «Казан шәһәрендә халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау эшен оештыру турында»гы мәсьәләләр каралды.


Рөстәм Миңнеханов вакцинацияләүнең түбән темплары турында: «Көн саен кешеләр үлеп тора. Гражданнарыбызның сәламәтлегеннән дә кадерлерәк берни дә юк»

«Безнең гамәлләрне теләсә ничек аңлатырга була, әмма әлегә сүз безнең кешеләрнең сәламәтлеге турында барган очракта, без иң кискен чаралар күрәчәкбез». Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәнге планеркада хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов штаб һәм министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре алдына вакцинация буенча эшне көчәйтергә, яңа коронавирус йогышын профилактикалау һәм булдырмау өлешендә иминлекк таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны кискенләштерү бурычын куйды.