Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал Республикасы бизнесмены, Яшүсмерләр Олимпия уеннары буенча оештыру комитеты әгъзасы Кәрим Арати белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Спортны үстерү һәм популярлаштыру, спорт чараларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Еврей автономияле өлкәсе губернаторы Ростислав Гольдштейн белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүнең беркетелгән күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итү турында киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Парижда, ЮНЕСКО штаб-квартирасында тынычлык хакына ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчеләре һәм ЮНЕСКО артистлары очрашуы узды.
Анда видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев катнашты.