Бүген ТР Премьер-министры Роман Шәйхетдинов ИТ-холдингның TalentTech компаниясе (“Севергрупп” инвестицияләр төркеме) директоры Денис Солодовников белән очрашты.
Очрашу Иннополиста узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы чараларында катнашты (2021 елның 13-15 октябре).
Рөстәм Миңнеханов шулай ук форумның пленар утырышында да булды, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
Пленар утырыш онлайн трансляцияләнде.
Бүген Иннополиста ТР Премьер-министры Роман Шәйхетдинов “Газпром трансгаз Томск” ҖЧҖ генераль директоры Владислав Бородин белән очрашты.
Роман Шәйхетдинов Владислав Бородинга нефть-газ проектлары өлкәсендә Иннополисның компетенцияләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты Вагит Алекперов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Имзалау «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы кысаларында узды.
Документта яклар углеводород чималын чыгару, ташу һәм эшкәртү буенча прогрессив техника һәм технологияләрне гамәлгә кертү өлкәсендә бердәм фәнни-техник сәясәт уздырачаклар, диелә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә «Россия энергетика атнасы» халыкара форумында катнашу өчен килде (2021 елның 13-15 октябре).
Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында катнашачак, шулай ук «Лукойл» ГАҖ, «Транснефть» ГАҖ җитәкчелеге белән очрашулар уздырачак. Россия Федерациясе Энергетика министры белән очрашу планлаштырыла.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вермут Эссет Менеджмент» (Wermuth Asset Management (WAM) идарәче компаниясе вәкилләре Йохан Вермут һәм Ханс-Фридрих фон Плетц белән очрашты.
Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.