Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2021
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
12 2021 ел., сишәмбе

Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов Кумертауда «Россия Вертолетлары» холдингы Директорлар советы утырышында катнашты

Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе авиация комплексының индустриаль директоры Анатолий Сердюков һәм «Россия Вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский Кумертау авиация җитештерү предприятиесендә (КумАПП) булдылар. Предприятие «Россия вертолетлары» холдингына керә. Биредә «Россия вертолетлары» холдингының Директорлар советы утырышы узды.


Алексей Песошин ТР Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын уздырды

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында видеоконференцэлемтә режимында узды.


Башкортстанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров очрашуында Татарстан һәм Башкортстанның сәнәгать предприятиеләрен алга таба үстерү һәм интеграцияләү турында сүз барды.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Башкортстанга эш сәфәре кысаларында узды.


Көзге каникуллар вакытында Татарстан лагерьларында якынча 13 мең бала ял итәчәк

Көзге каникуллар вакытында Татарстан лагерьларында якынча 13 мең бала ял итәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.


Рөстәм Миңнеханов "ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" ГАҖ базасында җитештерү-белем бирү үзәге эше белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасына эш сәфәре кысаларында «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖдә (Ростехның берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясенә керә) булды.

Рөстәм Миңнехановны Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров озата йөрде.

Биредә ул «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖ базасында җитештерү-белем бирү үзәге эше белән танышты. Үзәк эшенең төп максаты - «ОДК-УМПО» ГАҖ һәм Башкортостандагы Ростех дәүләт корпорациясенең башка предприятиеләре өчен иң кирәкле эшче һөнәрләрнең мультискиллс белгечләрен әзерләү.


Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Башкортостанга килде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Башкортостан Республикасына килде.

М. Кәрим исемендәге "Уфа" халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны  Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖ (Ростехның берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясенә керә), «Кумертау авиация җитештерү предприятиесе» АҖдә булачак, «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашачак.