Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга» М-7 Мәскәү –Владимир –Түбән Новгород – Казан –Уфа тиз йөрешле трассаларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Чара Түбән Камада узды. Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов вертолеттан «Волга» М-7 трассасының кайбер участоклары белән танышты, трасса төзелеше барышын бәяләде.
Киңәшмәдә «Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» федераль автономияле учреждениесе җитәкчесе Игорь Манылов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Россия Транспорт министрының беренче урынбасары Андрей Костюк катнашты.
Көнбатыш илләре фискаль чаралар аша углерод нейтральлегенә таба хәрәкәт итә, Россия исә бу өлкәдә яңа салымнар кертмәячәк. Бу хакта РФ финанслар министры урынбасары – статс-секретарь Алексей Сазанов Әлмәттә узган Татарстан Нефть саммитында белдерде.
Саммитта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов, БМО Глобаль шартнамәсе илкүләм челтәренең башкаручы директоры Марина Вашукова, Казан фәнни үзәге (РФА Казан фәнни үзәге) фәнни җитәкчесе Олег Синяшин һәм башкалар катнаша.
Татарстан нефть чыгаруны да, аны эшкәртүне дә яңа технологияләрне куллану хисабына үстерә ала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммитында хәбәр итте.
Бүген «Татнефть» компаниясе Татарстан Нефть саммиты (Әлмәт) кысаларында инновацияләр күргәзмәсендә глобаль климат көн тәртибе кысаларында эшләнмәләрне тәкъдим итте.
Нефть саммитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Ул «Татнефть» ГАҖ һәм партнер компанияләрнең инновацион идеяләре белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәрендә.
Эш сәфәренең төп максаты – Татарстан Республикасы Нефть саммитында катнашу. Көн тәртибендә – «2021 елгы ягулык-энергетика комплексының глобаль көн тәртибе контекстында тотрыклы үсеш».