Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2021
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
06 2021 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит ил эшләре министры Петер Сийярто белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит ил эшләре министры Петер Сийярто белән очрашты.

Очрашу Петр Сийяртоның Түбән Камага эш сәфәре кысаларында узды. Биредә бүген MOL компаниясе технологиясе нигезендә резина-модификацияләнгән битум (РМБ )җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасы булды.


Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» АҖдә резин-модификацияләнгән битум җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов MOL компаниясе технологиясе нигезендә резин-модификацияләнгән битум (РМБ) җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасында катнашты.

Чара Түбән Камада («ТАНЕКО»АҖ) узды.

Чарада шулай ук Венгрия тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит ил эшләре министры, икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сийярто да катнашты.


Татарстанга Венгрия тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сийярто килде

Татарстан Республикасына Венгрия тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, икътисадый Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сийярто килде.

«Бигеш» халыкара аэропортында Петер Сийярто Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. Эш сәфәренең төп максаты  -«ТАНЕКО»АҖдә резин-модификацияләнгән битум җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасында катнашу.


Александр Груничев: ТРда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуга билгеләнгән тарифлар – Идел буе федераль округындагы иң түбән тарифларның берсе

Татарстанда соңгы биш ел эчендә торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 16%ка кыйммәтләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итте.


Татарстанда 15 ел эчендә коммуналь түләүләр өчен бурыч 8,3 млрд сумга кадәр арткан

Татарстан халкының бүгенге көнгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 8,3 мрд сумга якынлаша.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


Рөстәм Миңнеханов Россия ГХМ мәнфәгатьләрендә вертолетлар китереп торулар буенча КВЗ киңәшмәсендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан вертолет заводы» АҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды.

Шунда ук Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Андрей Гурович һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров катнашында эшлекле киңәшмә узды.