Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вице-премьеры, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән онлайн-очрашу уздырды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ГМС төркеме» АҖ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Агымдагы катлаулы шартларда беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрне абсолют үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын үтәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлары буенча республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институтының «Тарихта хәйриячелек» халыкара үзәге җитәкчесе, «Елисаветино-Сергиевское агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм фондының Күзәтчелек советы рәисе Анна Громова белән очрашты.