Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2021
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
14 2021 ел., чәршәмбе

Татарстан Президенты һәм Владимир өлкәсе Губернаторы төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

Владимир өлкәсе Россиянең үзәк өлешендә икътисадый яктан нык үскән төбәкләрнең берсе булып тора. Татарстан төбәкара хезмәттәшлекне алга таба да ныгытырга тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир өлкәсе Губернаторы Владимир Сипягин белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Татарстанга визиты кысаларында Владимир Сипягин «КАМАЗ» заводында һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды, шулай ук Иннополис мисалында югары технологияле тармакларны үстерү буенча республиканың тәҗрибәсе белән танышты.


Татарстан Президенты Росприроднадзор башлыгы Светлана Радионова белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты.

Очрашу барышында яклар әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә хезмәттәшлек, шулай ук Түбән Камада лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәген булдыру турында фикер алыштылар.


Рөстәм Миңнеханов һәм Росприроднадзор башлыгы Светлана Радионова Казанның дуенлы утырым кырларында булдылар

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова Татарстанга эш сәфәренә. «Казан» халыкара аэропортында ведомство башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Казанда Рөстәм Миңнеханов һәм Светлана Радионова шәһәр чистарту корылмаларының дуенлы утырым кырларында булдылар. Дуенлы утырым кырлары 100 гектарга якын мәйданны били һәм Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасына якын урнашкан, шуның белән су объекты өчен куркыныч тудырырга мөмкин.


Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында ишегалларын төзекләндерү барышын карады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында (Фрунзе ур., 15 һәм 17) ишегалды территорияләрен төзекләндерү барышы белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.