Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2021
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
13 2021 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелеп килүче һәм торгызыла торган берничә объектны карады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелеп килүче һәм торгызыла торган берничә объектны карады.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: Татарстанда БДИ да йөз балл җыючылар саны артты

Татарстанда 2020 ел белән чагыштырганда БДИ  нәтиҗәләре йөз балл булучылар саны 17 гә арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.


Татарстан Президенты РФнең Сенегал Республикасындагы Илчесе Дмитрий Кураков белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Сенегал Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков белән очрашты.

Әңгәмә барышында яклар Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Сенегал арасындагы эшлекле элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


Рөстәм Миңнеханов «Картли» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Картли» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.