Бүген көндә “Татнефть” ГАҖ шин бизнесы илдәге базар ихтыяҗының якынча 20%ын тәэмин итә.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама шәһәрендә “Татнефть” ГАҖ һәм “Аллюр” компаниясе арасында инвестиция проектын гамәлгә кертү буенча Килешү имзалаганда белдерде.
Бүген Түбән Кама шәһәрендә “Татнефть” ГАҖ һәм “Аллюр” компаниясе арасында инвестиция проектын гамәлгә кертү буенча Килешү һәм юл картасы имзаланды.
Имзалау тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казахстан Премьер-министры урынбасары Роман Скляр катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре тапшырды.
Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.