Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
25 2020 ел., шимбә

Алексей Песошин “Мин күкне сайлыйм!” бәйрәмендә: Бу бәйрәмнең төп максатларының берсе – авиацияне популярлаштыру

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Мин күкне сайлыйм!” бәйрәмендә катнашты.

Бәйрәм гадәттәгечә “Казан” Гаилә үзәге янында, сигезенче тапкыр узды.


Рөстәм Миңнеханов: Корбан бәйрәменең Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып үткәрелүе зарури

Бүген Татарстан Республикасында 5404 кеше авырый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Бу атнада без яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 218 очрагын теркәдек, бу узган атна дәрәҗәсендә диярлек. Хәзер авыручыларның гомуми саны 5404 кеше тәшкил итә. Авыруның яңа очраклары арту темпы асылда үзгәрми һәм 0,6% дәрәҗәсендә саклана", - дип аңлатты Марина Патяшина.


Татарстанда социаль өлкә объектларына һәм күп фатирлы йортларга капремонт программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә

Татарстанда  2020 елда гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м булган 1064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт планлаштырыла. Капремонт программасында 41 муниципаль берәмлек (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре) катнаша. Финаслау күләме  6 млрд 658 млн 58 мең сум.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 


Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга керештеләр: беренче 30 мең гектар җыеп алынды

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, 1,8 млн. гектардан артык мәйданда барлык урып-җыю эшләрен башкарасы бар, шул исәптән 1 млн 550 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны да җыярга.


Рөстәм Миңнеханов Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды, анда интернет аша таратыла торган террорчылык идеологиясенә каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы «Интернет челтәрендә виртуаль бергәлек аша таратыла торган террчылык идеологиясенә каршы көрәшнең өстәмә чаралары турында»гы мәсьәләгә багышланды һәм ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  


Коену сезоны башланганнан бирле Татарстан сулыкларында 47 кеше батып үлгән, 2020 ел башыннан – 60 кеше

Татарстан Республикасында узган атнада сулыкларда 4 кеше батып үлгән, шул исәптән 2 бала, 2 кешене коткарганнар. Аннан алдагы атнада –14 кеше, шул исәптән 3 бала. 2020 ел башыннан – 60 кеше һәлак булган, шул исәптән җиде бала, коену сезоны башланганнан бирле Татарстан сулыкларында 47 кеше батып үлгән, шул исәптән җиде бала.

Бүген бу белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.