Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
24 2020 ел., җомга

Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре ачкычларын тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренә яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантана ЮХИДИнең республика идарәсе бинасы каршында узды.  


Рөстәм Миңнеханов РФАнең А.Н. Северцов ис. Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеслав Рожнов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең А.Н. Северцов ис. Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеслав Рожнов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Сирәк очрый торган мәче төрләрен өйрәнү буенча төбәктә үзәк булдыру проекты турында фикер алыштылар.  


Рөстәм Миңнеханов РФ Хисап палатасы аудиторы Михаил Мень белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хисап палатасы аудиторы Михаил Мень белән очрашты.


Рөстәм Миңнеханов: Бюджетка керемнәрне планлаштырылган күләмнәрдә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кирәк

Бүген финанс һәм салым органнарының, тармак министрлыкларының, муниципалитетларның һәм предприятиеләрнең уртак эшен активлаштырырга, шулай ук бюджетка керемнәрне планлаштырылган күләмнәрдә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


Рөстәм Миңнеханов: Бюджетның чыгымнар өлешендә катгый финанс дисциплинасын һәм республика программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә

Пандемия, нефть һәм валюта базарында тотрыксызлык аркасында эшлекле активлык кимү Татарстан Республикасы предприятиеләре эшенә тискәре йогынты ясады.  

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.  

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика һәм ведомостволар вәкилләре катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов "Стрижи" югары пилотаж авиацион төркеме белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында "Стрижи" югары пилотаж авиацион төркеме белән очрашты.