Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
10 2020 ел., җомга

Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министрының Европа – Көнбатыш Кытай автоюлын төзү турындагы киңәшмәсендә катнашты

Европа – Көнбатыш Кытай халыкара транспорт маршруты кысаларында Мәскәү – Түбән Новгород – Казан автомобиль юлын салу якындагы 3-4 ел эчендә Россиянең иң масштаблы юл проекты булачак. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Европа – Көнбатыш Кытай автоюлын төзү турындагы киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чара «Алабуга» МИЗда узды. 


Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда углерод җепселләр җитештерү заводында булдылар

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстанга эш сәфәре кысаларында җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.   

«Алабуга» МИЗ 2005 елда оештырылган. Аны ачуда шул чакта Федераль махсус икътисадый зоналарга идарә агентлыгы җитәкчелеге булган Михаил Мишустин да катнашкан.