Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
08 2019 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов: Без «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлекнең финишына җитеп барабыз

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды. 

Утырыш  «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Казан Экспо» территориясендәге ярышлар узачак мәйданчыклар белән танышып чыктылар.

Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты объектларының әзерлеген бәяләде, шулай ук  чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны йөретәчәк транспортны – автобус-шаттларны һәм җиңел автомобильләрне карап чыкты. 


WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Рөстәм Миңнеханов Аккредитация үзәгендә һәм WorldSkills авылында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын Казанда уздыруда файдаланылачак объектлар әзерлеген бәяләде.  

Төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләренең дөнья чемпионатында файдаланылачак объектларны йөреп чыкты. 

Рөстәм Миңнеханов башта Казандагы Универсиада авылында (чемпионат көннәрендә бу территория WorldSkills авылы дип аталачак) булды, анда ул чемпионатта катнашучы конкурсантларның яшәү шартлары белән танышты. 


Рөстәм Миңнеханов күп юнәлешле 186 нчы лицейда булды һәм яңа уку елына әзерлекне бәяләде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы «Перспектива»  күп юнәлешле 186 нчы лицеенда булды.

Ул уку йортының яңа уку елына әзерлеген бәяләде.  

Объект төзелеше «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Уку йорты 1 224 укучыга исәпләнә.


«Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советы яңа резидентлар заявкаларын хуплады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышы узды.   

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында барды.


Рөстәм Миңнеханов 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы предприятиеләре эшенә йомгаклар буенча киңәшмә уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы предприятиеләре эшенә йомгаклар һәм икенче яртыеллыкка бурычлар буенча киңәшмә уздырды.

Чара «Казан Гипронииавиапром» АҖдә узды.

Төп нотык белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.