Бүген Ростов-на-Донуда Татарстан Республикасы белән Ростов өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру чаралары Планы имзаланды.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев куйдылар.
Чара Ростов иҗтимагый җыелышы бинасында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты.
Очрашу Ростов иҗтимагый җыелышы бинасында узды. Чарада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Сәламләү сүзе белән "Якташлар" татар-башкорт мәдәни үзәге" иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Марсель Бәдгетдинов чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенең Азов шәһәрендә «Ай-Пласт» компаниясенең эре габаритлы полимер контейнерлар чыгару заводын ачу тантанасында катнашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсендә бер көнлек эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә бер көнлек эш сәфәре кыла.
Ростов-на-Дону шәһәренә килеп төшүгә, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Азов шәһәренә юнәлделәр, анда "Ай-Пласт" компаниясенең полимер контейнерлар производствосын ачу тантанасы узачак.