Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
24 2019 ел., шимбә

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды

"Яхшы традиция бар - Казан Кремленә Республика Көне алдыннан иң яхшы, үрнәк булган гаиләләрне чакыру. Гаилә - дәүләт нигезе ул, һәм без гаиләләрдәге хшы гадәтләрне сакларга тиеш", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе үткәрелде. 

 


Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: Татарстанда урып-җыю яртылаш тәмамланды, мәйданнарның 51%ы - 728 мең га җыеп алынды

Татарстан Республикасында урып-җыю башланганнан бирле 2,25 млн. тонна бөртекле ашлык суктырылган. Бер атна эчендә генә дә 1,0 млн. тонна. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


Татарстан Республикасында 1 млн. 600,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 66%ы

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 906 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 9 млн. 706 мең сумлык 248 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 834 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.