Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
11 2019 ел., якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда эш сәфәрендә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде, анда ул Төрекмәнбашы шәһәрендә «Каспий диңгезе: халыкара икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту файдалары» халыкара конференциясендә катнашачак, чара беренче Каспий икътисадый форумы кысаларында уза. Төрекмәнбашы аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстанның Балкан виләяте хәкиме Язтаган Гылыҗов, Төрекмәнбашы шәһәре хәкиме Амангилде Исаев, Россиянең Төрекмәнстандагы Илчесе Александр Блохин, Әстерахан өлкәсе  Губернаторы вазыйфаларын башкаручы Игорь Бабушкин һәм башка рәсми затлар каршы алды.   


Татарстан Президенты Корбан гаете намазында катнашты

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете намазында катнашты. Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев та катнашты. 


Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле Татарстан мөселманнары!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Корбан гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Көтеп алынган олы бу бәйрәм – дөньяның  төрле кыйтгаларыннан  мөселманнарның изге Мәккәгә хаҗ кылуы тәмамлану көне. Дин тотучылар бу вакытта, Ибраһим пәйгамбәргә һәм барлык мөэминнәргә камилләшү, тәүбә һәм гөнаһлардан арыну юлын күрсәткәне өчен, Раббыны олылап, данлап һәрдаим гыйбадәт кыла, күңелләре пакьләнүгә, кардәшлекне ныгытуга һәм мәрхәмәтле эшләргә юнәлтелә.