Матбугат хезмәтеКөнлек план

ТР Президентның матбугат хезмәте: чаралар: 28.01.2017

Дата Чара темасы Чара үтү урыны Формат Сылтамалар
28.01.2017 Хокук саклау органнары җитәкчеләре белән координацион киңәшмә. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра.
28.01.2017 Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановта киңәшмә
28.01.2017 Түбәндәге мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе: 1. Гражданнарны хәлендәге торак фондыннан күчерү, торак фондын һәм социаль объектларны (гомуми белем мәктәпләрен, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, савыктыру лагерьларын, ветеринария хезмәте биналарын) капиталь ремонтлау, хәрәкәт итүләре чикләнгән халык төркемнәренең аларга керә алуын тәэмин итү, инженер инфраструктурасы системаларын яңарту һәм аларның энергетик нәтиҗәлелеген арттыру буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында. Торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт күрсәтүләр сыйфатын яхшырту турында. 2. Агросәнәнгать комплексы мәсьәләләре турында. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра. Видеорепортаж
28.01.2017 Гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектлар кысаларында объектлар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра.
28.01.2017 "2016 елда Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты эш йомгаклары һәм 2017 елга бурычлары турында"гы мәсьәлә буенча Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе. Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнаша.

Архив