Яңалыклар

12.01.2024

12 гыйнварда Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

11.01.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.

09.01.2024

Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә 170 меңнән артык кеше килгән. Алар өчен, шулай ук җирле халык өчен муниципалитетлар 6,5 меңнән артык чара әзерләгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.

09.01.2024

Рөстәм Миңнеханов Казанның төзелә торган объектларында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин озата йөрде.

06.01.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы. 

30.12.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате. 

30.12.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

30.12.2023

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

28.12.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел гамәле кысаларында өч яшь татарстанлының хыялларын тормышка ашырды. Ул Казанның күп балалы гаиләсендә кунакта булды, анда берьюлы өч бала теләк теләгән булып чыкты.

27.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Педагог һәм остаз ролен һәм абруен күтәрү» мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Чара Зур Кремль сараенда (Мәскәү) узды. Утырыш башланганчы, Россия Дәүләт Советы әгъзалары һәм чакырылганнар «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнаштылар.

Битләр: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>