Яңалыклар

22.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләте Әмире шәех Тамим бин Хәмәд Әл Тани белән очрашты.

20.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты.

Республиканың мөселман һәм православие оешмалары җитәкчеләре Татарстанның Беренче Президентын туган көне белән котларга килделәр.

19.01.2024

Катлаулы һава шартлары вакытында юл һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең нәтиҗәле эшен оештырырга кирәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

19.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киң вәкиллекле утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Коллегия тармакның 2023 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2024 елга бурычларына багышланды. Чара Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк бинасында узды.

Коллегия башланганчы, видеоконференцэлемтә режимында төзеләкндерелгән 32 почта элемтәсе бүлекчәсен ачу тантанасы узды.

19.01.2024

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин 2024 елда Казанда БРИКС илләренең Спорт уеннарын әзерләү буенча оештыру комитеты утырышын үткәрделәр. Эштә РФ спорт министры Олег Матыцин, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, кайбер федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

19.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия спорт министры Олег Матыцин фиджитал-спорт буенча республика чемпионатында булдылар. Ярышлар Казандагы «Ак Барс» көрәш сараенда уза.

Видео сәламләүне ярышларда катнашучыларга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җибәрде.

19.01.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Почтасы» АҖ генераль директоры Михаил Волков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

18.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында катнашты.

Коллегия ведомствоның 2023 елда эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларына багышланды. Утырышта катнашучыларга Инвестицион үсеш агентлыгының узган елдагы эшчәнлегенең кыскача йомгакларын үз эченә алган презентацион ролигын күрсәттеләр.

Төп доклад белән ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

18.01.2024

Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте директоры урынбасары Рөстәм Степаненко белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

18.01.2024

Безнең югары уку йортларының активлыгы нәтиҗәсендә 2023 елда Татарстан ил төбәкләренең фәнни-технологик үсеше гомуми рейтингында 2 нче урынга күтәрелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводород запасларын нәтиҗәле үзләштерү» халыкара дәрәҗәдәге фәнни үзәгенең күзәтүчеләр советы утырышында хәбәр итте.

Утырыш Казан федераль университетының (КФУ) фәнни китапханәсе мәйданчыгында узды.

Битләр: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>