Яңалыклар

02.02.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре кысаларында Алексеевск шәһәрендә капиталь ремонттан соң Сугышчан дан музеенда булды. Аны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.

02.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Татарстан Республикасы Арбитраж суды эш йомгаклары буенча киңәшмәдә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Арбитраж суды бинасында (Казан, Ново-Песочная урамы, 40 йорт) узды.

Чарада катнашучыларга узган 2023 елда ТР Арбитраж суды эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде.

Киңәшмәдә Идел буе округы Арбитраж суды рәисе Денис Плотников, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.

02.02.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре кысаларында Алексеевск Бадминтон үзәген ачуда катнаша. Аны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.

02.02.2024

Алексей Песошинның Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлавы

01.02.2024

Бүген Әлмәттә «Югары нефть мәктәбе» фәнни-тикшеренү һәм уку үзәген ачу тантанасы булды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук заманча университет кампуслары бүген Когалымда, Уфада һәм Мәскәүдә ачылды.

01.02.2024

Татарстан Республикасында юл төзелешенә 2023 елда 250 млрд сумга якын акча юнәлтелгән, бу шактый зур акча һәм гаятҗ зур эш күләме. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле киңәйтелгән утырышында белдерде.

Киң вәкиллекле утырыш «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды һәм 2023 елда Татарстан Республикасы юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларга багышланды.

01.02.2024

Бүген иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә автотранспорт тапшыру тантанасында катнашты.

Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды. Исегезгә төшерәбез, бүген биредә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киң вәкиллекле киңәйтелгән йомгаклау утырышы уза.

 

31.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда «Вагнермайер Руссланд» магистраль ярымприцепларының яңа җитештерүен ачуда катнашты.  

31.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Минниханов Алабугага эш сәфәре кысаларында "Көньяк Парк" торак комплексында булды. Аренда торагы Алабуга МИЗ тарафыннан кадрлар стратегиясен тормышка ашыру кысаларында төзелгән.

30.01.2024

Татарстанда ааыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә минераль ашламалар сатып алу буенча бюджет ярдәме сакланачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киң вәкиллекле утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Утырыш «Казан-Экспо» ХКҮдә узды һәм 2023 елда агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларга багышланды.

Битләр: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>