Яңалыклар

05.02.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Татпотребсоюзның яңа  макарон фабрикасында булды. 

03.02.2024

Бүген республика шәһәрләре һәм районнары тормышында иң актуаль тема - юлларны һәм квартал эчендәге юлларны, җәяүлеләр зоналарын кардан арындыру. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Киңәшмә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

03.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәмчә бизәлешкә XI республика конкурсына йомгак ясалды.

Чара традицион киңәшмә кысаларында узды. Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

03.02.2024

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды, милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләренә кул кую процессы бара. Бүгенге көндә беркетмәләрнең яртысы диярлек кабул ителгән, тагын 42 проценты тикшерелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

02.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов X5 Group компаниясенең вице-президенты, дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча директоры Станислав Богданов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

02.02.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2023 ел йомгаклары буенча Алексеевск районы Советы утырышында катнашты.

02.02.2024

Бүген Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә 2023 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре тапшырылды.

Премияләрне, дипломнарны һәм ТР Дәүләт премиясе тамгаларын лауреатларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

02.02.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре кысаларында Алексеевск шәһәрендә капиталь ремонттан соң Сугышчан дан музеенда булды. Аны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.

02.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Татарстан Республикасы Арбитраж суды эш йомгаклары буенча киңәшмәдә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Арбитраж суды бинасында (Казан, Ново-Песочная урамы, 40 йорт) узды.

Чарада катнашучыларга узган 2023 елда ТР Арбитраж суды эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде.

Киңәшмәдә Идел буе округы Арбитраж суды рәисе Денис Плотников, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.

02.02.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре кысаларында Алексеевск Бадминтон үзәген ачуда катнаша. Аны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.

Битләр: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>