Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
30 2020 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстанга коронавирус керүне кисәтү буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк

Татарстанга коронавирус керүне кисәтү буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында белдерде. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.


«Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ Директорлар советы:2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның нефть-химия тармагы төрле юнәлештәге динамика күрсәтте

Илкүләм иминлек фондыннан инвестицияләр алыр өчен Татарстанга зур күләмле нефть химиясе проектлары кирәк. Этан һәм сыекландырылган углеводород газларына кайтарыла торган акцизлар Россиядә газ чималыннан полиолефиннар җитештерүче эре заводлар ачылуын тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта кайтарыла торган акцизлар мөмкинлеген куллану өчен республика предприятиеләре инвестпрограммаларын киңәйтергә тиешләр. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ Директорлар советы утырышында холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин белдерде. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 


Рөстәм Нигъмәтуллин: Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен сатып алулар ачык булырга тиеш

Сатып алулар ачык һәм нәтиҗәле системасы булмаса илкүләм проектларны уңышлы гамәлгә ашыру мөмкин түгел.

Бу хакта бүген Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин белдерде.


Татарстанның рәсми сайтында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы йомгаклау коллегиясенең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак

Рәсми Татарстан сайтында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышының турыдан-туры трансляциясе оештырылачак. 


Рөстәм Миңнеханов авыл җирлегендә мәдәни хезмәткәрләргә өстәмә ярдәм чараларын булдырырга тәкъдим итте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Утырыш Иннополиста узды. Чарада Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, республиканың мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, министрлык һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта «Татнефть» ГАҖнең 2019 елда бюджетын үтәү йомгаклары каралды һәм 2020 елның февраленә бюджеты расланды.

Директорлар советы үткән елда эчке аудитка идарә эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга эчке аудит планнары турында мәгълүмат тыңлады.


Рөстәм Миңнеханов 2020 елга «Татнефть» ГАҖ җитәкчелеге белән перспектив планнары турында фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты.  

Чара Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасында эшчәнлек башкаручы эре сәнәгать предприятеләре топ-менеджменты вәкилләре белән очрашуы кысаларында узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров катнашты.   


Рөстәм Миңнеханов "Автодор" дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән төбәкнең транспорт инфраструктурасы үсеше турында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Автодор" дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов «Ува-молоко» компаниясе (Удмуртия) җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ува-молоко» компаниясе (Удмуртия) җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Очрашуда «Ува-молоко» ҖЧҖен гамәлгә куючы һәм генераль директоры вазыйфаларын башкаручы, «Касымовский» сөт комбинаты» ҖЧҖ директоры Александр Емшанов, «Ува-молоко» ҖЧҖ башкарма директоры Татьяна Зубарева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббров һәм башкалар катнашты.