Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
11 2020 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, Леонид Слуцкий белән контракт биш елга имзаланган. 


2020 елда Татарстан Республикасында 50 социаль юнәлешле программа гамәлгә ашырылачак

Татарстан Республикасында яңа 2020 елда 50 социаль юнәлешле программа гамәлгә ашырылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Республиканың төзелеш тармагы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. 


ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Кече хуҗалык формалары - бу 450 меңнән артык шәхси, 4 меңнән артык фермер хуҗалыклары һәм 273 авыл хуҗалыгы кооперативлары

Татарстан Республикасы авылларында кече хуҗалык формалары үсеше турында ТР Хөкүмәте Йортында бүген узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авлы хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.