Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
27 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Гомумроссия “Россиянең компьютер спорты федерациясе” иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Гомумроссия “Россиянең компьютер спорты федерациясе” иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документны ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева һәм Гомумроссия “Россиянең компьютер спорты федерациясе” иҗтимагый оешмасы президенты Дмитрий Смит имзалады.


Казанга ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов килде

Бүген Казанга ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов эш сәфәренә килде.  

«Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 


Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының (КФУ) 215 еллыгы уңаеннан уздырылучы вәкиллекле органнарының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Утырыш студентларның «Гаудеамус» гимны белән башланып китте. Кереш сүз белән КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты вәкиллекле органнары әгъзаларын университетка нигез салуның 215 еллыгы белән котлады.


Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышында катнаша

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы ачылды.   

Парламентарийлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы көн тәртибенә 45 мәсьәлә расладылар.


Рөстәм Миңнеханов һәм Huawei компаниясе вице-президенты Эми Линь ханым мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Huawei компаниясе вице-президенты Эми Линь ханым белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Huawei белән мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.  


Рөстәм Миңнеханов Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала белән очрашты

Татарстан Республикасы белән Финляндиягә товар әйләнешен активрак арттырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.