Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
октябрь
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
05 октябрь 2019 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов Европа йөзү лигасы башлыгы, FINA вице-президенты Паоло Барелли белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа йөзү лигасы башлыгы, FINA вице-президенты Паоло Барелли белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. 


ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда шикәр чөгендере мәйданнарының яртысыннан артыграк уңышы җыелган

Техник культуралар уңышын җыю һәм җирне эшкәртү барышы турында бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстан Республикасында 1 млн. 771 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 73%ы

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле 1 мең 117 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 421 мең сумлык 288 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 981 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.