Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев Казанның Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» скверында булдылар .
Алар 2018 елда район кешеләре белән бергәләп эшләнгән яңа җәмәгать киңлеген карадылар.
Татарстанда быел 3220 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 238 кеше үлгән. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.
Бүген Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда эшкуарлар өчен "Минем бизнес" форумы үткәрелә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Инвестицион сәясәт һәм эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Милена Арсланова, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, "Синергия" бизнес мәктәбе ректоры Григорий Аветов һәм 9 меңгә якын эшкуар катнашты.
2019 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстан нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре 1,26 трлн. сумлык продукцияне төяп җибәргән, бу узган ел күрстәкечләренә тигез. Производство күләме 2 процентка арткан. Нефть чыгару 2,1 %ка арткан, нефть продукциясен җитештерү - 5,5 процентка, пластмасса җитештерү - 14,7 процентка арткан. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы турышында холдин генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәзислегендә уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләренең 2019 елның 9 ае эчендәге эшчәнлеге йомгаклары һәм киләчәккә бурычлары буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, кече нефть компанияләре җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структуралар вәкилләре дә катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта компаниянең 2019 елның тугыз ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, ноябрь аена бюджеты расланды.