Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
30 2019 ел., җомга

Республика Көне белән Рөстәм Миңнехановны һәм күп милләтле Татарстан халкын чит илләр вәкилләре һәм Россия төбәкләре губернаторлары котлый

Кытай Халык Республикасы Хунань провинциясенең Халык Хөкүмәте Губернаторы Сюй Дачжэ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның күп милләтле халкын Республика Көне белән котлыды.

"Татарстан Республикасына чәчәк атуын, көч-куәт, халкына сәламәтлек һәм бәхет, безнең арада мәңгелек дуслык телим", - диелгән котлау телеграммасында. 

Көн дәвамында Татарстан Республикасы Көне белән котлаулар килеп торды. 


Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Казан циркында "Төп геройлар - 2019" илкүләм балалар премиясен тапшыру танатанасында катнаштылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казан циркында "Төп геройлар - 2019" илкүләм балалар премиясен тапшыру танатанасында катнаштылар. 


Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Казанда TAT CULT FEST заманча татар мәдәнияты фестивалендә булдылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанда TAT CULT FEST заманча татар мәдәнияты фестивалендә булдылар.

Чара Казан Кремлендә узды. Әлеге фестивальдә 150дән артык музык остасы катнашты. 

 


Рөстәм Миңнеханов Равил Моратовка «Дуслык» ордены тапшырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның элеккеге беренче вице-премьеры Равил Моратовка «Дуслык» ордены тапшырды.

Равил Моратов Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары вазыйфасын 1995 елдан алып 2013 елга кадәр биләде. 2014 елдан ул – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.  

Бүген Равил Моратов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 


Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Республика көненә багышланган ат спорты бәйрәмендә булдылар

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Республика көненә багышланган ат спорты бәйрәмендә булдылар һәм ТР Президенты Кубогына һәм Казан мэриясе призына ат чабышларын карадылар.  

Бәйрәм Татарстан башкаласында «Казан» халыкара ат спорты комплексында узды.


Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing турында: Татарстан өчен техник спорт төрләренең кешеләрне һәрвакыт җәлеп итеп торуы – күркәм күренеш

Бүген Республика көнендә Казандагы Меңьеллык мәйданында Kazan City Racing автотамашасы башланып китте. Чара алтынчы мәртәбә оештырыла. Бу тамашада автомотоспортның әйдәүче йолдызлары катнаша. Бәйрәм мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров да булдылар.  


Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанның Гагарин урамында ишегалды бәйрәмендә булдылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанның Гагарин урамындагы 103, 105, 107 нче йортларның ишегалды бәйрәмендә булдылар. Бәйрәм Республика көненә багышланган иде.


Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Виталий Копылов һәйкәлен ачуда катнаштылар

Бүген Казанда Побежимов һәм Копылов урамнары чатында сәнәгать җитештерүен оештыручы, СССРның Социалистик Хезмәт Герое, С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводының элеккеге директоры, РФнең Атказанган машина төзүчесе Виталий Копылов һәйкәлен ачу тантанасы узды.   

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Герое, ерак авиация командующие, генерал-лейтенант Сергей Кобылаш һәм башка рәсми затлар ктанашты.  


Финляндиянең РФдәге Илчесе Микко Хаутала Рөстәм Миңнехановны Республика көне белән котлады

Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Республика көне белән котлау телеграммасы юллады.  


Төркиянең Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу татарстанлыларны Республика көне белән котлады

Төркиянең Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу татарстанлыларны Республика көне белән котлады. Телеграмма Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына җибәрелгән.  


Валентина Матвиенко: Ышанам, Татарстан Республикасы кешеләре киләчәктә дә гомуми илкүләм бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертәчәкләр

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе  Валентина Матвиенко Татарстан кешеләрен Республика көне белән котлады. Котлау телеграммасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адркесына юлланган.  


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда 65% мәйдан - 930 мең га җыеп алынган

Татарстан Республикасында бүгенгә 65% мәйдан - 930 мең га җыеп алынган. Уртача уңыш 30,4 ц/га. Иртәгә амбарларга 3 млн тонна ашлык салыначак. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китерде.    

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы: Татарстанда күп фатирлы йортлар га капремонт 82%ка үтәлгән

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 82%ка үтәлгән. Программа кысаларында барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йорт ремонтланырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов барысын да Республика көне белән котлады.   


Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен татарстанлыларны Республика көне белән котлады

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен татарстанлыларны Республика көне белән котлады.

"Чын күңелдән Сезне һәм тугандаш Татарстан халкын Республика көне белән котлыйм, - диелгән Казан Кремленә юлланган котлау телеграммасында. - Безнең борынгыдан һәм тугандашлык элемтәләренә нигезләнгән хезмәттәшлегебез Төркия-Россия мөнәсәбәтләренең мөһим өлеше". 


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ КОТЛЫ БУЛСЫН! Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәмнәребезнең иң әһәмиятлесе –Республика көне уңаеннан тәбрик итәм.

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек иҗтимагый тормышка тагын да җанлану, аерым бер күтәренкелек өстәде. Татарстанның үткәне мисалында кешеләрнең үз алларына ачык һәм күркәм максатлар куеп  берләшүе, аларның хезмәте икътисадый үсеш, тормышны яхшырту, иҗтимагый яшәешнең мөһим нигезен тәшкил иткән бай мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү өчен шартлар тудыруын ачык күрергә була.